"Аистенок" клубы дәресләре

2019 елның 2 декабре, дүшәмбе

Югары Осланның "Өмет утравы" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль эш буенча белгече Анна Мөхәммәтҗанова Югары Ослан үзәк район сырхауханәсе базасында булачак әниләр өчен "Аистенок" клубының чираттагы утырышын үткәрде.

Дәрескә медицина бүлеге буенча баш табиб урынбасары, табиб-педиатр Татьяна Наумова чакырылды, ул йөкле әниләр белән "Балалар өчен профилактик прививкаларның әһәмияте" темасына профилактик әңгәмә үткәрде.

"Баланың сәламәтлеген формалаштыру өчен күрелә торган иң мөһим чараларның берсе - профилактик прививка ясау. Медицина күзлегеннән караганда бу чара - йогышлы чирләрне кисәтү, инвалидлык һәм йогышлы патологиядән үлүчеләр санын киметү җәһәтеннән иң нәтиҗәлесе һәм куркынычсызы. Баланы идарә ителә торган инфекцияләрдән бары тик профилактик прививкалар ярдәмендә генә якларга мөмкин. Профилактик прививкаларның Милли календаре нигезендә, төрле яшьтәге балаларга дәүләттән 10 төрле йогышлы чирдән бушлай прививка гарантияләнә. Болар: дифтерия, столбняк, коклюш, кызамык, эпидемия паротиты, кызылча, В вирус гепатиты, А вирус гепатиты, полиомиелит һәм туберкулез. Хәзерге медицинада йогышлы чирләрне кисәтүнең прививкадан да нәтиҗәлерәк чарасы юк.

Дәрес барышында йөкле хатын-кызлар тулы һәм җентекле җаваплар алдылар. Булачак әниләргә "Авыл җирендә яшәүче хатын-кызларга бер тапкыр бирелүче түләү" дигән темага буклетлар таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International