"Демография" милли проектының "Өлкән буын" проектын тормышка ашыру уңаеннан республика предприятиеләре һәм оешмаларының пенсия яшенә якынлашучы хезмәткәрләрен укыту үткәрелә.
28 ноябрь көнне Чирмешән районы картлар һәм инвалидлар интернат-йортының пенсия яшенә җитмәгән хезмәткәрләре укый башлады. Казан халыкара сервис көллияте базасында алар "Икмәк пешерүче" белгечлеге буенча белем ала.