Республикада эшсезлек кимү акрынайган

2012 елның 27 июле, җомга
19 нчы июльдән 25 нче июльгә кадәр булган хисап атнасы Татарстанда эшсезлек кимү темпы акрынаю белән дә билгеләнә. Атна ахырына ул 0,28%ны тәшкил итте. Бү күрсәткеч буенча аеручы авыр хәл Лаеш, Ютазы һәм Яңа Чишмә районнарында күзәтелә. Биредә эшсезләр саны артып киткән. Эшсезлек арту темпы бу районнарда 8,33%, 8,25% һәм 6,78% тәшкил итә (тәртип буенча).
Үз чиратында Кама Аланы моношәһәрен билгеләп үтәргә кирәк. Биредә  тәүге тапкыр эшсезләр саны кимү күзәтелгән,  һәм эшсезлек  кимү темпы 0,62% ка җиткән. Аксубай, Апас районнарында исә уңай хәл күзәтелә, биредә эшсезлек кимү темпы  7,45% 4,16% ны тәшкил итә.
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International