Татарстанда эшсезлек бик түбән дәрәҗәдә саклана бирә

2012 елның 27 июле, җомга
19 нчы июльдән 25 нче июльгә кадәр булган хисап атнасында республикадагы эшсезлек элеккечә бик түбән дәрәҗәдә – 1,19% ны тәшкил итүче күрсәткечтә саклана бирә. Бүгенге көнгә республиканың  эш белән тәэмин итү үзәкләрендә  24252 эшсез граждан теркәлгән. Бу узган атна белән чагыштырганда 68 кешегә кимрәк. Хисап вакыты буенча гомумән алганда исә Татарстанда 856 кеше эшсез дип танылган. Шуларның 531 эштән азат ителгән. Азат ителгәннәр арасыннан 369 кеше эш урыннарын үз ихтыярлары белән калдырып киткәннәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International