Лаешта урнашкан балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә бию терапиясе буенча шөгыльләнәләр

2012 елның 26 июле, пәнҗешәмбе
Лаешта урнашкан балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тән-төс-бию терапиясе буенча чираттагы дәрес уздырдылар.
Үзәк психологы Алсу Волкова билгеләп үткәнчә, әлеге терапия ысулы стресс, невроз, төрле куркуларны дәвалаганда бик файдалы. Дәресләрдә тавыш аппаратурасы, ял иттерә торган махсус музыка, төрле төстәге ефәк тукыма кисәкләре кулланыла. Төркемдә барлыгы 10 бала исәпләнә. Аларның төрлесенә төрле диагноз куелган: кемдәдер балалар церебраль параличы, акыл үсеше ягыннан артта калу, күз күрү, ишетү сәләте бозылу, ә кайбер балаларда - бронхиаль астма.
Бию хәрәкәтләре һәм ефәк тукымаларга кагылу курку, нәфрәт хисләрен киметергә, ял итү һәм киеренкелектән арыну өчен уңай атмосфера булдырырга ярдәм итә. Төс исә кешенең психик халәтенә турыдан-туры йогынты ясый. Гомумән, тән-төс-бию терапиясе ысулы гаҗәеп дәвалау үзлекләренә ия.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International