Бүген Татарстан башкаласы WorldSkillsInternational халыкара хәрәкәте президенты Саймон Бартлины каршы алды

2012 елның 25 июле, чәршәмбе
Казанга рәсми делегация составында – WorldSkillsның Россиядәге рәсми операторы “Җәмгыятькә – мәгариф” фонды президенты Лидия Фролова һәм WorldSkillsның РФдәге техник делегаты Павел Черных та килделәр.
Саймон Бартлиның Казандагы ике көнлек визиты бүген IT-Паркка барудан башланып китте.
Казан Ратушасында исә хөрмәтле кунакларга Казан шәһәрен 2019 нчы елда һөнәри осталык буенча WorldSkills WSI халыкара чемпионатын үткәрү урыны буларак тәкъдим итү булып узачак. Бүген кич белән Англиядән килгән кунакларга Казан Кремле буенча экскурсия дә оештырачаклар.
Иртәгә исә үзенең рәсми визиты кысаларында Саймон Бартли Татарстан Президенты Рөстәм Миннеханов белән очрашыр дип көтелә.
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International