Алабуга «Доверие –Ышаныч» халыкны социаль тәэмин итү үзәгендә начар гадәтләр белән көрәшне дәвам итәләр

2012 елның 25 июле, чәршәмбе
“Балалар зонасы! Алкоголь, тукта!» - начар гадәтләрне кисәтүгә юнәлдерелгән чираттагы акция әнә шулай дип исемләнгән иде. Бу чараны “Доверие –Ышаныч» халыкны социаль тәэмин итү үзәгенең социаль ярдәм бүлеге психологлары белән берлектә волонтерлар оештырган.
Балалар “Алкоголь, тукта!” дип язылган плакатлар, һава шарлары күтәреп, шәһәр халкының игътибарын җәлеп итәр өчен “Чебурашка” балалар мәйданчыгы янына махсус килгәннәр иде. Алар һәрбер узып баручыга “Алкогольгә карашыгыз нинди?” дигән сорау юллап, аларның балалар мәйданчыгына алкоголь  кертмәү хакында фикерләрен белделәр. Җаваплар уңай иде. Хәзер инде волонтерлар балалар уйный торган мәйданчыкларны алкогольсез җир итү өчен, керү уңаенда ““Балалар зонасы! Алкоголь, тукта!» дигән эчтәлектәге плакатлар урнаштыру хакындагы тәкъдимнәрен шәһәр хакимиятенә юлларга җыеналар.  
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International