Лаешта урнашкан «Алтын көз” халыкны социаль тәэмин итү үзәгендә терроризм хакында сөйләштеләр

2012 елның 25 июле, чәршәмбе
Кичә биредә узган чираттагы әңгәмә нәкъ  менә әлеге темага  багышланган иде.  Чара барышында терроризмга мисаллар китерелеп, аерым очраклар каралды. Әлеге темага карата фильм да күрсәтелде.
Әңгәмә үзәк хезмәткәрләре арасында куркынычсызлык техникасы инженеры тарафыннан үткәрелгән.
Шулай бу көнне “Терроризм – сорау, җавап” дип исемләнгән тест та үткәрелде. Бу тест аша хезмәткәрләр гадәттән тыш очракларда нәрсә эшләргә, ничек сакланырга дигән сорауларга җавап бирделәр.
Чараны оештыручылар фикеренчә, мондый очрашу-әңгәмәләр бүгенге көндә аеруча әһәмияткә ия, чөнки җәмгыятебездә террор проблемасы ачык кала бирә. Уяу булу хәзер аеруча мөһим.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International