Түбән Камада урнашкан “Балкыш” социаль тернәкләндерү үзәгенә Әлмәт артистлары килделәр

2012 елның 24 июле, сишәмбе
“Балкыш” социаль тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр кичә бик үзенчәлекле кунакларны каршылады. Алар янына “Алинә” Әлмәт курчак театры артистлары килгән иде. Нәни тамашачыларга алар “Масленкино сыеры” дип исемләнгән курчак спетакле премьерасын күрсәттеләр.
Артистлар тарафыннан ел саен үткәрелүче әлеге хәйрия акциясе балаларга яңа төрдә сәхнәләштерелгән рус халык әкиятләрен күрү мөмкинлеген бирә. Бу юлы да тамаша балаларның көлеп-шатланып кул чабуларына күмелеп, бик күңелле узды.
Үзәктә тәрбияләнүчеләр тагын бер кат халык әкиятләрнең матур, зирәк булуын, һәрчак яхшылыкка өндәвен күрделәр.
Чара балаларда бары күңелле хатирәләр генә калдырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International