«Волонтер» Төбәкара ирекле хәрәкәтенең проектлары иң яхшылар рәтендә

2012 елның 20 июле, җомга
Алабуга, Байлар Сабасы, Кукмара ирекле хәрәкәте үзәкләре вәкилләреннән гыйбарәт булган «Волонтер» Төбәкара ирекле хәрәкәте делегациясе “Доброгорад -2012” дип исемләнгән палаткалы лагерьдә катнашты. Ул 13 -17 июль көннәрендә Лаеш районында үткән иде. Лагерне оештыручы – “ТР ирекле хәрәкәтен камилләштерү үзәге” яшьләрнең төбәк иҗтимагый оешмасы.
Дүрт көн буена 15 районнан килгән катнашучылар мастер-класс, семинарлар тыңлады, Красноярск крае һәм Ставрополь өлкәсендәге ирекле хәрәкәт үсеше белән танышты. Шулай ук алар Лаеш балалар йортында үткән социаль акцияләрдә һәм җирле храмны төзекләндерүдә дә катнаштылар.
Гадәттәгечә, лагерьдә ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы һәм “Наз” ятим һәм гарип балаларны яклау иҗтимагый хәйрия фонды  булышлыгы белән әзерләнгән кече грантлар конкурсы да уздырылды.
Кукмара ирекле хәрәкәте үзәгенең авыр тормыш хәлендәге балаларны ораторлык һәм театр сәнгате аша социальләштерү буенча “Мэри Поппинс” дип исемләнгән проекты 25 меңлек грант отып, конкурста җиңүчеләрнең берсе дип танылды.
Алабуга волонтерларының «Volunteer Sundey» мөмкинлекләре чикле балалар өчен клуб проекты исә “Наз” ятим һәм гарип балаларны яклау иҗтимагый хәйрия фондында яклау табачак дип белдерелде.
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International