Бүген Казанның Җиңү паркында гаилә бәйрәме узачак

2012 елның 23 июле, дүшәмбе
“Казан әниләре” төбәк хәйрия иҗтимагый оешмасы һәм Гаилә” гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм республика мәгълүмати үзәге “Күңелле батут” дип исемләнгән бәйрәм уздырырга җыеналар.
Тамашаның көн кадагында – уеннар, аквагрим, уенчыклар һәм тәмле призлар. Ә иң иөһиме – 3 тән алып 12 яшьлек балалар бу көнне батутта сикерә алачак.
Шулай ук “Гаилә” үзәге психологлары ата-ана һәм яшүсмерләр өчен педагогик, психологик ярдәм күрсәтү пуктлары оештырырлар дип көтелә.
Бәйрәм сәгать 10.30 да башлана. Рәхим итегез!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International