Язгы игелек атнасы уңаеннан Бөгелмә районы "Ялкын " балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютына "Үзәкләштерелгән район клуб системасы" муниципаль бюджет учреждениесе кунакка килде.
Кунаклар балигъ булмаган балалар белән бергә эшләү күнекмәләрен үстерү, аралашу хисен, иҗади сәләтләрен, хыялларын күрсәтү максатыннан кул курчаклары ясау буенча мастер-класс күрсәтте. Чара ахырында оештыручылар кызыклы һәм күңелле мультипликацион фильм тәкъдим иттеләр. Кунаклар балаларга татлы бүләкләр өләште. Рәхмәт йөзеннән тәрбияләнүчеләр үзләре уйлап тапкан флэшмоб күрсәтте.