Чистай районында "Бер тамашачы өчен концерт" акциясе оештырылды

2019 елның 6 мае, дүшәмбе

Чистай муниципаль районындагы "Балкыш" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре 2 нче гимназия укучылары белән берлектә "Язгы игелек атнасы" уңаеннан "Бер тамашачы өчен концерт" акциясе оештырды.

Мини-концерт социаль хезмәт алучы Бөек Ватан сугышы ветераны өендә үткәрелде, анда балалар хәрби темага җырлар һәм шигырьләр башкарды. Чәй табыны артында балалар зур теләк һәм кызыксыну белән әңгәмә оештырды, катлаулы сугыш еллары турында сораулар бирделәр. Мондый акцияләр өлкән яшьтәге кешеләргә үзләрен ялгыз хис итмәскә ярдәм итә, аларның  кәефен күтәрә һәм бәйрәм атмосферасы тудыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International