Бүген Лаеш мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү үзәгендә Халыкара шахмат көне кысаларында шахмат-шашка турниры үткәрелде

2012 елның 18 июле, чәршәмбе
Бүген Лаеш мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү үзәгендә Халыкара шахмат көне кысаларында шахмат-шашка турниры үткәрелде.
Җиңүчене билгеләгәнче катнашучыларга өч авыр уен аша узарга туры килде. Бшулай итеп, беренчелекне 11 яшьлек Дмитрий Григорьев яулады. Икенче урында шулай ук 11 яшьлек Денис Захаров. Ә өченче мактаулы урын исә 15 яшьлек Лиана Хәйруллинада.
Ярыш ахырында җиңүчеләргә дипломнар, барлык катнашучыларга истәлекле бүләкләр тапшырдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International