Яшел Үзәндә эш бирүче белән видео әңгәмә узды

2019 елның 29 апреле, дүшәмбе

24 апрельдә Яшел Үзән шәһәре мәшгульлек үзәгендә Санкт-Петербург шәһәреннән эш бирүче Яшел Үзәннең эш эзләүче белән видеоәңгәмә узды.

Гражданинны “Санлы программа идарә операторы-көйләүчесе” вакансиясе кызыксындыра. Хәзерге вакытта ул Яшел Үзәннең бер предприятиесендә эшли, әмма Санкт-Петербург шәһәрендә даими нигездә булган эш урыны белән кызыксына.

Әңгәмә барышында эш бирүче вәкиле хезмәт һәм тору шартлары, хезмәт хакы күләме һәм эш графигы турында мәгълүмат җиткерде, гражданинны кызыксындырган сорауларга җавап бирде. Кандидат вакансияне кызыклы дип тапты һәм элемтә өчен эш бирүче вәкиленә үз координатларын калдырды.

Хәзерге вакытта мәшгульлек үзәге охшаш чаралар үткәрү өчен оешмалар исемлеге төзи. Видеоәңгәмәдә катнашу бушлай.Гражданнар һәм эш бирүчеләрдән тәкъдимнәр көтәләр! Гаризаларны  czn.zdol@tatar.ru электрон почтасына җибәрергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International