Пасха бәйрәмендә, Югары Ослан районы “Өмет утраучыгы” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсенең социаль хезмәткәрләре традиция буенча өлкән яшьтәге кешеләр һәм инвалидлар янына барды. Алар зур шатлык белән уртаклаштылар.
Гадәттәгечә, кызыл йомырка һәм пасха бәйрәме күмәче белән котладылар. Бу көн - христианнарның иң якты һәм күркәм бәйрәме - өмет, яз һәм рухи яңарыш бәйрәме. Пасха намус кушканча яшәргә, шәфкатьле булырга, кайгырту һәм юатуга мохтаҗ кешеләргә ярдәм кулы сузарга омтылыш уята торган олы бәйрәм.