Зәйдә уку урыннары ярминкәсе узды

2019 елның 29 апреле, дүшәмбе

"Яхшыт белем алып оста белгеч булып, туган җиргә файда китерергә кирәк", - Зәй районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Александр Чапков вакансияләр һәм уку йортлары ярминкәсендә катнашучыларга шундый теләк теләде.

Чара шәһәрнең 7 номерлы мәктәбендә узды. Анда район һәм шәһәрнең 250дән артык  9-11 нче сыйныф укучылары, Казан, Әлмәт, Түбән Кама, Зәйдән югары һәм урта һөнәри белем бирү йортлары, Зәй районы үзәк хастаханәсе, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, "Аккурайд Уилз Руссиа" заводы вәкилләре катнашты.

Александр Чапков барлык катнашучыларны район җитәкчелеге исеменнән сәламләде. Ул уку йортлары, эш бирүчеләрне тәкъдимне хуплап алулары өчен рәхмәт белдерде. Аның фикеренчә, ярминкә уздыру өчен уңайлы формат сайланган.

Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары 2019 ел Зәй районында Мәдәният елы булып игълан ителүе хакында искәртте. Аның сүзләренчә, культура һәр өлкәдә булырга тиеш. Александр Чапков районның социаль-икътисади үсеше, гамәлгә ашырылучы проектлар турында сөйләде. Егет һәм кызларның, укуны тәмәмлагач, һичшиксез, кире районга әйләнеп кайтуларына ышаныч белдерде.

Зәй шәһәре халык мәшгульлеге үзәге директоры урынбасары Ләйсән Хафизова билгеләвенчә, уку йортлары ярминкәсе яшьләр арасында эшсезлекне кисәтү максатыннан уздырыла. “Яшьләргә хезмәт базарында, беренче чиратта, Зәй районына кирәкле һөнәр сайларга ярдәм итүне төп бурыч итеп куябыз”, - диде ул.

Ярминкәне ачу тантанасында Казан дәүләт мәдәният институты студентлары чыгыш ясады.

Ярминкә тәкъдим итү һәм мастер-класслар форматында узды. Һәр уку йорты өчен аерым бүлмә бирелгән иде. Укучылар уку йорты вәкилләре белән аралаша, сорауларын юллый алды. Мәшгульлек хезмәте белгечләре тарафыннан һөнәри юнәлеш буенча аерым эш зонасы оештырылган иде. Теләгән һәркем профтест узды. Моннан тыш, укучылар эш бирүчеләр белән аралашты, белгечлекләр турында кызыксынды һәм хезмәт шартлары белән танышты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International