Татарстан Республикасы территориясендә социаль әһәмияткә ия проектларны гамәлгә ашыручы коммерцияле булмаган оешма вәкилләре игътибарына!

2019 елның 26 апреле, җомга

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр итә,  29 апрельдә 15.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы социаль өлкәдәге инновацияләр үзәге катнашында ТР Министрлар Кабинеты грантларын алуга республика конкурсында катнашу буенча мәгълүмати-методик семинар уздыра. Конкурс социаль әһәмиятле проектларны тормышка ашыруда катнашучы коммерцияле булмаган оешмалар арасында оештырыла.

Чара түбәндәге адрес буенча үткәрелә: Казан шәһәре, Батурин урамы, 7а йорт, каб.137.

Катнашырга теләүчеләргә, коммерциячел булмаган оешмалар исеме язылган хат һәм катнашучының Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының электрон почтасына юллап, теркәлергә кирәк  oprt.tatar@yandex.ru 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International