25 апрель көнне Чистай шәһәренең “Юлдаш” картлар һәм инвалидлар интернат-йортында тәрбияләнүчеләр өчен табигый материаллардан йомырка бизәү мастер-классы узды.
Православия динен тотучылар Пасха бәйрәмен язгы көн-төн тигезләнүгә, һавадагы айның торышына карап бәйрәм итә. Христиан дөньясында Христос терелеп тору көне - бик зурлап уздырыла.
Мәгълүм булганча, Пасха бәйрәмендә йомырка җыю – бу олы бәйрәмнең бик матур традициясе булып тора. Бәйрәм хөрмәтеннән, йомыркаларны элек-электән төрлечә бизәгәннәр, буяганнар. Бугенге мастер-классны уздыручы интернат-йорт тәрбиячесе Людмила Замалетдинова табигый материаллардан ясалган йомырканы бизәүнең яңа ысуллары белән таныштырды. Алдан әзерләнгән йомырка формасындагы картоннарны чарада катнашучылар төрле төстәге тукымалар белән тышлап, бизәр өчен төрле төстәге тасмалар, ялтыравыклы бисер, пайеткалар кулланды.
Чираттагы мастер-класс социаль-көнкүреш реабилитация бүлмәсендә узды. Аны интернат-йорт социаль-педагогы Альбина Сираева үткәрде. Алдагы мастер-класста катнашучылар “ясалма” йомырканы бизәү өстендә эшләсә, биредә алар чын йомырканы бизәү, матурлау алымнарына өйрәнде. Интернат-йортта тәрбияләнүчеләр олы яшьтә булуларына карамастан, һәр төр бизәү ысулын тирән кызыксыну, мавыгу белән күзәтте.
Шул ук вакытта, мастер-класслар барышында, Пасха бәйрәменең тарихы, аны бәйрәм итү традицияләре, уздыру йоласы, гореф-гадәтләре искә алынды.