87 нче номерлы Мамадыш һөнәри көллияте укучылары “Дөньякүләм Гармония йөгереше” катнашучыларын каршыладылар

2012 елның 26 июне, сишәмбе
 Мамадыш шәһәрендә “Дөньякүләм Гармония йөгереше” катнашучыларын сәламләделәр. Бу көнне алар Мамадыш районы чикләрен узды. Эстафетачыларга шулай ук Мамадыш спортчылары да кушылды. Кайгы көне уңаеннан уздырылган Мәңгелек ут янәшәсендәге митингта да булдылар алар.
Чарада 87 нче номерлы Мамадыш һөнәри көллияте укучылары да катнашты. Ике укучы кызга кунакларны милли киемнәр белән, милли ризык – чәч-чәк тотып, тантаналы төстә каршы алу вазифасы йөкләнгән иде. 21 нче төркемдә белем алучы тагын ике кыз йөгерештә катнашып, сертификат алуга да ирештеләр.
Исегезгә төшерәбез, “Дөньякүләм Гармония йөгереше” эстафетасы, традицион рәвештә, БМО ның штаб-фатиры янәшәсендә старт ала. Бу тантанада уртак уттан катнашучы-илләрнең факеллары кабызыла. Аннан соң дөньяның бөтен почмакларында эстафеталар башланып китә. 25 нче июльдә Казахстан башкаласы Астанада Көнбатыш һәм Көнчыгышны бәйләп торучы тантаналы финиш уза. Быел эстафетачылар Русия, Казахстан, Кыргызстан җирлегендә җәмгысе 21500 км юл узачаклар.  
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International