Арча муниципаль районының "Мәрхәмәтлек үзәге"нең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге 1 нче социаль участогы кураторы тарафыннан балигъ булмаган балалар белән "Kөчcезләр генә җинаять эшли ала: көчле һәм бәхетлеләргә алар кирәк түгел", дигән темага чара оештырылды.
Биредә "Татарстанда балаларның сәламәтлегенә, физик, интеллектуаль, психик, рухи һәм әхлакый үсешенә зыян китерүне кисәтү чаралары турында"гы 71-ТРЗ номерлы закон буенча профилактик әңгәмә үткәрелде. Максаты - балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны кисәтү, әйләнә-тирә чынбарлыкка карата кызыксыну уяту. Чара ахырында укучыларга белешмәлекләр тапшырылды һәм балалар белән истәлеккә гомуми фото ясалды.