“Астра” үзәгендә  “Минем йортым, минем ныгытмам” дәресе узды

2019 елның 19 феврале, сишәмбе

15 февральдә Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен "Астра" реабилитация үзәгендә “Минем йортым, минем ныгытмам” дигән дәрес узды.

Әлеге дәреснең максаты – балаларга гомумиләштерелгән теоретик белемнәр бирү, аларны куркыныч тормыш ситуацияләрендә дөрес карар кабул  итәргә өйрәтү.

Әңгәмә барышында балалар аларны үз йортларында, фатирларында нинди куркынычсызлыклар саклый алуы турында куркынычсызлык кагыйдәләрен кабатладылар.”Куркыныч янәшәдә” презентациясен карап, балалар йортның куркынычсызлык тәртибе турында белемнәрен ныгытты һәм өйдә иминлек  синең дөрес гамәлең белән бәйле дигән нәтиҗәгә килделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International