«Ялкын» приютында иҗади дәресләр уза

2019 елның 14 феврале, пәнҗешәмбе

Хәзерге заман балаларын телефон аша тормышның һәр мизгелен теркәп торучы фотолардан башка үз алдына да китереп булмый.

Бөгелмә муниципаль районындагы «Ялкын» балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында  фототерапия популярлаша бара. Әлеге ысул психолог белән 10 яшьтән 18 яшькәчә булган балалар белән эшләгәндә кулланыла. Чөнки арт-терапиянең бу ысулы балигъ булмаган балалар үзләрен мөстәкыйль хис итсен өчен, үз-үзенең тотышын узгәртү өстендә эшләгәндә нәтиҗәле. Моннан тыш, фотога төшерү балаларга үз әһәмиятен һәм көчен тоярга ярдәм итә. Әйләнә-тирәдә барган вакыйгаларны күрергә, «хәзерге вакытта» яшәргә ярдәм итә, шаблон буенча фикерләүне җимерә, үз-үзедә ышаныч тоярга, эчке дөньясын аңларга мөмкинлек бирә,  хәвефле фикерләрдән арындыра, нерв киеренкелеген киметә.

 Фотосессия вакытында кызлар һәм малайлар төрле рольләргә керә, теге яки бу костюмны сайлап алу турында фикер алыша, үзләренең узенчәлеклелеген күрсәтә. Фотосурәткә төшү берничә атна дәвам итә. Фотоаппарат белән эшләү процессы тәмамланганнан соң, киләсе этапка күчәләр. Фикер алышу вакытында һәр катнашучының фототерапиягә кадәр һәм аннан соң фотосы алына. Фототерапиядә катнашучылар төркем белән фотосурәтләр турында фикер алыша, нәтиҗәлэр ясый: һәркем фотосессиягә кадәр ясалган фотосы нинди ассоциацияләр китереп чыгара шул турыда сөйли, нәрсә үзгәрде, үзе өчен якын  ин матур фотосын сайлый, нәтиҗәләр ясый.

Эш ахырында тематик күргәзмә оештыру планлаштырыла. Иҗат һәрвакыт үзаң һәм үзаңның көчле коралы булды. Фототерапия яшүсмерләр проблемаларның киң спектрын хәл итүдә кулланыла ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International