Өстәмә белем бирү оешмалары белән хезмәттәшлек итү кысаларында, Арчадагы “Өмет чаткысы” балаларны тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр, Арча укучылар йортында булды.
Даими рәвештә монда йөрүнең төп максаты – балаларның физик мөмкинлекләрен үстерү, спорт белән шөгыльләнү теләге hәм спорт уеннарына кызыксыну тәрбияләү, яхшы кәеф булдыру.
Бу килүдә балаларны “Бочче” да уйнау көтә. Спорт залында түгәрәкнең җитәкчесе Фәрид Минхаиров hәм үзәктә тәрбияләнү узган, спортның бу төре белән күптәннән шөгыльләнүче Рамиль Шәрәфетдинов каршы алды. Алар бик мавыктыргыч hәм аңлаешлы итеп уенның кагыйдәләре белән таныштырды, икесе уенны күрсәтте. Балалар зур кызыксыну белән уенга кушылды, hәркем җиңү теләге белән “янып”, тырышып, актив рәвештә катнашты. Аларга уен бик ошады.
Тәрбияче Филсинә Гарәфиева әйтүенчә, мондый очрашулар балаларда сәламәт яшәү рәвеше турында күзаллауны арттыруда, аларның сәламәтлеген ныгытуда, игътибарлылык hәм үз – үзеңә ышаныч хисен тәрбияләүдә әhәмиятле чара булып тора.