Зәй волонтерлары ВИЧ профилактикасы буенча акция уздырдылар

2019 елның 11 феврале, дүшәмбе

ВИЧ - ХХI гасыр инфекциясе, аңа каршы көрәшү дә катлаулы. Ул афәт өлкәннәрне генә түгел, балаларны, йөкле хатын-кызларны, яшьләрне, хәтта олы яшьтәгеләрне дә зарарлый. Шуңа күрә ВИЧ, СПИДны профилактикалау бүгенге көндә иң актуаль тема. 

Шул уңайдан 5 февраль көнне гражданнарның игътибарын ВИЧ-инфекция проблемаларына җәлеп итү максаты белән һәм әлеге афәтне профилактикалау кысаларында “МИН+СИН-СПИД” дип исемләнгән акция оештырылды.

Әлеге акция барышында Зәй муниципаль  районының  “Шатлык” комплекслы  халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлеге белгечләре, “Волонтерлар” ирекле хәрәкәте белән берлектә ВИЧ - инфекцияне профилактикалау буенча мәгълүмати буклетлар тараттылар, сәләмәт яшәү рәвешен алып барырга өндәделәр. 

Акциядә барлыгы 72 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International