Баулы интернат-йортында "язылу буенча оныклар" программасы тормышка ашырыла

2019 елның 8 феврале, җомга

Цифрлы технологияләр һәм Интернет гасырында кәгазь хатлар үткәнгә киткән диярлек. Әмма картлар йортларында яшәүче ялгыз өлкән кешеләр өчен нәкъ менә шундый хатлар тышкы дөнья белән элемтә генә түгел, үзләрен кирәкле һәм сөекле итеп тою мөмкинлеге дә булып тора.

Хат язышу ярдәмендә өлкән яшьтәге кешеләр аралашу кытлыгын бераз булса да тулыландырыра. Азнакай волонтерлары интернат - йортта яшәүчеләргә ярдәм итәргә карар кылды. Чираттагы сәфәр вакытында алар әби-бабайлардан аларның фотоларын сораганнар һәм дусларына, танышларына, курсташларына өлкән яшьтәге хатлар язарга тәкъдим иткәннәр.

Бүген Баулы интернат-йорты беренче хатларны алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International