Эшче һөнәр елы кысаларында Арчаның "Өмет чаткысы" мөмкинлекләре чикле балалар өчен тернәкләндерү үзәгендә "Кызыклы һөнәрләр дөньясына" сәяхәт уздырды. Дәрес барышында балалар һөнәрләр турында фильм карады һәм практик биремнәр башкарды.
Практик дәресләр барышында "Кемгә нәрсә туры килә?" уенын уйнадылар. Уенның максаты: билгеле бер һөнәргә ия булган предметларны табу, бу исә игътибарлылык, хәтер үсешенә, сөйләмне үстерүгә ярдәм итә. Балаларда сөйләм телен үстерү өчен "Һөнәрне билгеле бер хәрефкә әйт" дигән уен үткәрелде. Алар "Күңелле һөнәрләр" интерактив стенды ярдәмендә яңгыраган табышмаклар чиштеләр. Психолог Хәмитова Миләүшә әйтүенчә, мондый дәресләр үткәрү балаларда зиһенне арттыруга, сүз запасын баетуга, карашны киңәйтүгә һәм киләчәктә тормышларында үз һөнәрләрен табарга ярдәм итә.