Яр Чаллы шәһәре округында мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү “Кояшкай” үзәгендә 6нчы февральдә жыр укытучысы Н.Городилова һәм тәрбияче А.Уламасова "Урамда ничек суык" исемле музыкаль-уенлы чара уздырды.
Катнашучылар саны 27 инвалид бала, 11 ата-ана. Залда "Кар оеме тәгәрәт", "Кәрҗингә кар җый", "Күңелле пингвиннар", "Атта чабу" исемле уеннар оештырылды, ярышлар булды. "Аю", "Ян, шәп ян" уеннарында игелекле Мишкадан качкан һәм үзара ярышкан балаларның көлүләре ачык яңгырады. Ә аннан соң, күңелле кышкы уеннарны дәвам итү өчен, балалар урамга бергәләп чыгып киттеләр!