Түбән Каманың булачак әниләренә балаларны тәрбияләү алымнары турында сөйләделәр

2019 елның 8 феврале, җомга

«Ләкләк көтәбез» клубы эше кысаларында 6 нчы феврале көнне «Веста» үзәгенең социаль эш буенча белгече Анастасия Ильина социаль хезмәт күрсәтүдә торучы йөкле хатын-кызлар өчен «Бала тәрбияләү буенча ата-аналарда төрле алымнар булган очракта...” темасына төркемле дәрес үткәрде.

Максат: балаларны тәрбияләүдәге стильләр һәм алымнар турында белемнәрне формалаштыру, ике ата-ананың да тәрбиягә бердәм якын килүнең мөһимлеген ассызыклау.

Дәресне сәламләү-танышу күнегүе белән башладылар. Катнашучылар тупны бер-берсенә ыргытты һәм шул ук вакытта үзләренең исемен дә атадылар. Аннары анда катнашучыларга «Ата-аналарда тәрбия бирүнең төрле алымнары турында» темасына мини-лекция укылды. Шулай итеп, хатын-кызларга һәр гаиләдә диярлек бара торган низаглы хәлләр, хәтта иң имин хәлләр турында сөйләнелде. Һәм моның сәбәпләре төрле булырга мөмкин. Ата-аналар һәрвакытта да килеп туган мәсьәлә буенча бердәм фикер йөртә алмый, еш кына бу балалар алдында килеп чыга. Хатын-кызлар белән конкрет ситуацияләр һәм балаларны җәлеп итмичә генә конфликтлы ситуацияләрне хәл итү юллары сайланылды.  

Дәрес ахырында «Үзең турында иң мөһиме әйт» дигән күнегү үткәрелде, анда һәр катнашучы үзе турында хәзерге вакытта иң мөһим дип уйлаган әйберсе турында сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International