“Яңарыш” үзәге карамагындагылар һөнәри юнәлеш бирү дәресендә катнашты

2019 елның 7 феврале, пәнҗешәмбе

Татарстанда Эшче һөнәрләр елы уңаеннан 7 февраль көнне Бөгелмәнең “Яңарыш” физик мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү  үзәгендә профориентация дәресе узды.

Дәрес башында балалар чәчтараш һөнәре барлыкка килү тарихы, эш кораллары, белгечкә таләпләр белән танышты. Аннан соң балаларны чәчләрне карау буенча мавыктыргыч мастер-класс көтә иде.

Тернәкләндерү үзәгендә мөмкинлекләре чикле балаларны һәм аларның ата-аналарын һөнәри юнәлеш бирүче комплекслы чараларга зур игътибар бирелә. Учреждение белгечләре балаларда хезмәткә карата аңлы мөнәсәбәт формалаштыралар һәм хезмәт базары куйган мәнфәгатьләрне, мөмкинлекләрне һәм таләпләрне исәпкә алып һөнәр сайлауда ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International