Алабуга интернат-йортта "Интернет-тапшыру" эшли башлады

2019 елның 5 феврале, сишәмбе

Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында 1 февральдән радиорубка эшли башлады. Биредә һәр иртә хәзер уңай мәгълүмати "Интернат-тапшыру" программасыннан башлана.

Радио аша алып баручы эфирга чыга һәм якынлашып килүче көн, шушы көн белән бәйле халык сынамышлары, истәлекле вакыйгалар һәм бәйрәмнәр турында сөйли. "Интернат-тапшырулар" интернатта яшәүче халыкны һава торышы фаразы белән таныштыра, аларны котлый, чаралар һәм түгәрәкләр турында сөйли – иртәне бик күңелле һәм бай итә.

Алып баручының дәртле тавышы һәр бүлмәдә һәм коридорда ишетелә, шуңа күрә мәгълүматларны һәркем ишетә ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International