Алабуга интернат-йортта атналык басма чыга башлады

2019 елның 5 феврале, сишәмбе

Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йорты үз карамагындагыларны  яңалыклар һәм кызыклы проектлар белән янә сөендерә. Әйтик, февраль аеннан учреждениедә яңа эш юнәлешләре барлыкка килде.

Шуларның берсе -"Вестник нашей дней" газетасы, ул җомга көннәрендә чыгачак һәм интернат-йортның барлык яңалыклары турында сөйләп торачак.

Газетада яшәүче һәркем күңеленә хуш килгән мәгълүматны табар дип көтелә. Биредә "Сәламәтлек", "Файдалы киңәшләр", "Безнең чаралар", "Ял сәхифәсе" һ. б. рубрикалар бар.

Беренче сынау чыгарылышы 4 февральдә чыкты. Әбиләр һәм бабайлар бу яңалыкны бәяләде, кызыксындылар, укырга һәм төрле сәхифәләр төзүдә катнашырга, үзләре һәм үз тормышы турында сөйләргә, үзләре язган шигырьләр һәм котлаулар тәкъдим итәргә вәгъдә иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International