Буыннар очрашуы…

2019 елның 25 гыйнвары, җомга

Минзәлә районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре үсеп килүче буынга рухи-әхлакый, патриотик тәрбия бирү мөһим, дип саный.

Ленинградны фашистлар блокадасыннан тулысынча азат итүгә 75 ел тулу уңаеннан бүлекчә социаль педагогы Ольга Бывалальцева социаль хезмәт алучы балалар белән берлектә Бөек Ватан сугышы ветераны Алексей Назарова янына барды.

Алексей Афанасьевич үзенең җылы атмосферасында балаларга сугышта ничек авыр булганын,  ачлык, сугыш кырларында салкыннар кичерүен сөйләде. Балалар аның тормышы турында сөйләгәнне дулкынланып тыңлады. Сугыш елларының сакланып калган фотоларын карады. Шулай ук ветеран балаларга үзләренең бүләкләрен, күпсанлы юбилей медальләрен күрсәтте.

Балалар китәр алдыннан Алексей Афанасьевичка ветеранга үз куллары белән ясаган кечкенә бүләк тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International