Шушы көннәрдә халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының “Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан эш бирүчеләргә, инвалидларны эшкә урнаштыру өчен квота һәм 2019 нчы елга социаль яклауга аеруча мохтаҗ гражданнарны эшкә урнаштыру өчен резервлана торган эш урыннары санын билгеләү турында" 2018 нче елның 25 сентябрендәге 9 нчы номерлы Карарын үтәү буенча Мәскәү районы предприятиеләре һәм оешмалары вәкилләре белән түгәрәк өстәл артында очрашу үткәрелде.
Очрашу барышында квота һәм резервлана торган эш урыннары санын билгеләү тәртибе, һ.б. мәгълүмат бирелде.
Шулай ук гражданнарны эш белән тәэмин итүнең актив сәясәте программасы чаралары, эшкә урнаштыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар; җәмәгать эшләре, социаль якланмаган гражданнарны вакытлыча эш белән тәэмин итү, беренче эш урыны, яшьләр практикасы, 14 тән 18 яшькә кадәр балигъ булмаган гражданнарны эш белән тәэмин итү, иректән мәхрүм итү урыннарыннан азат ителгән затларны эшкә урнаштыру.
Очрашуда Мәскәү районының 13 эш бирүчесе катнашты.
Очрашуда катнашучыларга халыкны эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү программаларында катнашу өчен үзара файдалы мөмкинлекләр турында аңлатмалар бирелде, эшкә урнаштыру мәсьәләре буенча норматив документлар, күрсәтмә материаллар таратылды.