Кичә Бөгелмә халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең әйдәп баручы инспекторы Наталья Матвеева халыкны эш белән тәэмин итү өлкәсендә юридик характердагы консультация бирде.
Хокукый юнәлешле очрашу социаль якланмаган категориягә караган гражданнарга юнәлдерелгән иде.
Чарада тугыз кеше катнашты. Аларның өстенлекле өлеше - аз керемле гражданнар категорияләре, ягъни җәмгыять һәм дәүләтнең социаль ярдәменә аеруча мохтаҗ кешеләр.
Бу көнне килгән сораулар хезмәт хокук мөнәсәбәтләренә, халыкны эш белән тәэмин итү турындагы законнарга кагылышлы иде. Барлык мөрәҗәгатьләргә дә гражданнар квалификацияле консультация алды.
Шулай ук гражданнарга белешмәлекләр тапшырылды.