Буген, 23 гыйнвар көнне Нурлат шәһәренең халык мәшгульлек үзәгендә вакансияләр мини-ярминкәсе уздырылды.
Әлеге чарада шәһәрнең 3 оешма вәкилләре катнашты: Нурлат муниципаль районы атказанган спорт остасы Г.С.Хөсәенов исемендәге "Балалар яшүсмерләр спорт мәктәбе" ӨББ МБМУсе, “Нурлат-Агро” ҖЧҖ, “Нурлат элеваторы” ЯАҖ.
10га якын эш урыны тәкъдим ителде: алар арасыннан трактор йөртүче, каравылчы, биналарга комплекслы хезмәт күрсәтү бунча эшче, бухгалтер, кадрлар буенча инспектор һәм башкалар.
Халык мәшгүльлек үзәге белгечләре гражданнарга өстәмә һөнәри белем алу мөмкинлеге турында консультация бирде. Ярминкәгә 48 кеше килде, 7 юллама бирелде.