Казанның "Здравушка" тернәкләндерү үзәгендә кочаклашулар көне узды.
Биредә балалар һәм аларның әти-әниләре өчен күңел ачу программасы оештырылган иде. Бәйрәм яшь буында эмпатия һәм дуслык тәрбияләүгә юнәлтелгән.
Еш ишетелгән фикерләр буенча, дустанә кочаклашулар вакытында кешеләр күңел җылысы белән алмаша. Кочаклашу файдасының фәнни нигезләре дә бар. Ул иммунитетны арттыра, үзәк нерв системасын стимуллаштыра, канда гемоглобин дәрәҗәсен арттыра дигән фикер бар.