"Шатлык" үзәгендә “Урамда һәм өйдә куркынычсызлык кагыйдәләре” темасына дәрес узды

2019 елның 23 гыйнвары, чәршәмбе

Зәй шәһәренең 4 нче мәктәбендә “Шатлык” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге психологы кече мәктәп укучылары белән “Урамда һәм өйдә куркынычсызлык кагыйдәләре”дигән төркемле дәрес үткәрде.

Әңгәмә һәм “Шәхси куркынычсызлык" дип аталган тест барышында балалар куркыныч һәм экстремаль хәлләрдән чыгу юллары турында фикер алышты. Шулай ук әкият терапиясе дә кулланылды, анда балалар  “Кызыл Калфак” һәм “Бүре һәм җиде кәҗә бәтие” әкиятләрендә килеп туган хәлләрдә әкият геройлары ясаган хаталар турында фикер алышты. Ни өчен Кызыл Калфак  бүре белән сөйләшә башлый һәм аңа кая юл тотуын хәбәр итә, ә әби, кәҗә бәтиләре кебек үк, таныш булмаган кешегә ишек ача?

Әкият терапиясе - бу очракта уйланылмаган гамәлләр кылуның сәбәпләрен күрергә мөмкинлек бирүче уникаль ысул. Һәм балалар әкияттә генә барысы да яхшы тәмамлануын, ә чын тормышта бәлагә тарырга мөмкин икәнлеген яхшы аңлады. Укучылар дәрестән дөрес нәтиҗәләр ясады, ә алган белемнәр аларга үз куркынычсызлыклары турында онытмаска ярдәм итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International