22 гыйнварда "Роналд Макдоналд Йорты" хәйрия фондының төбәк физкультура-сәламәтләндерү программасы хезмәткәрләре Илья Бурый һәм Светлана Ростикова Республика ресурс үзәге белән берлектә ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы системасының 18 белгече өчен семинарлар уздырды.
Семинарларның темалары – "Даун синдромлы балалар өчен адаптив физик культура (АФК) белән шөгыльләнүне оештыру буенча методик тәкъдимнәр" һәм "Церебраль параличлы балалар өчен АФК дәресләре оештыру буенча методик тәкъдимнәр".
Семинарларның теоретик өлешендә Даун синдромы һәм ДЦП синдромлы балаларның психофизик үсеше үзенчәлекләре, АФК дәресләрен үткәрү буенча Методик тәкъдимнәр каралды.
Гамәли өлештә белгечләр балаларга хәрәкәтчән һәм халык уеннары элементларын өйрәтте, вак моториканы үстерүгә, координацияләү, киңлектә ориентлашу күнегүләрен дә өйрәттеләр.
Соңыннан хәйрия фонды белгечләре семинарда катнашучыларның сорауларына җавап бирде.