Татарстанда "Ел хатын-кызы. Ел ир аты: хатын кыз карашы" конкурсының зона этабы уза

2019 елның 23 гыйнвары, чәршәмбе

Конкурс республиканың социаль-икътисадый үсешенә, мәдәнияткә, яшь буынны тәрбияләүгә, гаилә институтын ныгытуга зур өлеш керткән хатын-кызларны ачыклау һәм җәмгыятькә тәкъдим итү максатыннан үткәрелә.

Арчаның "Өмет чаткысы" тернәкләндерү үзәге музыка җитәкчесе, Ләйсән Галиева "Хатын-кыз - мәдәният һәм рухият" номинациясендә район турында җиңүче булды. Яраткан педагогны хупларга тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр килгән. Ләйсән аларны  музыка, бию серләренә өйрәтә, конкурсларга әзерли һәм аларның музыкаль сәләтләрен үстерә. Ләйсән Галиева балаларга музыкаль тәрбия бирүнең яңа формаларын һәм идеяләрен эзләүче иҗади педагоглар категориясенә керә.

Ярдәм төркеме сүзләренә караганда, балаларның музыка дәресләренә бик теләп йөрүләре, төрле бәйрәмнәрдә, конкурсларда зур теләк белән катнашулары, Галиева Ләйсәннең талантлы педагог һәм музыкант булуы турында сөйли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International