Бүгенге көндә кризис стадиясендәге гаилә проблемаларын хәл итү, гаилә иминлеген, социаль ятимлекне, балалар күзәтүчесезлеген профилактикалау системасын камилләштерү, гаилә институтын ныгыту мәсьәләләре аеруча әһәмиятле.
Шуңа күрә, гаилә иминлеге Зәй муниципаль районы профилактика субъектлары эшчәнлегенең өстенлекле юнәлеше булып тора. Социаль ятимлекне кисәтү буенча алып барылган профилактик эшнең объекты-бала да, аның гаиләсе дә.
21 гыйнварда “Шатлык” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре тарафыннан "Татарстан республикасында социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләр һәм балигъ булмаган балаларны исәпкә алу һәм мониторинглау" мәгълүмати системасында эшләү буенча семинар-практикум оештырылды.
Укулар социаль участокта, Зәй шәһәренең аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче 7нче мәктәп базасында үткәрелде. Семинарда профилактика системасы субъектлары, учреждениеләр һәм ведомстволар белгечләре, балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе әгъзалары, муниципаль социаль тернәкләндерү консилиумнары әгъзалары катнашты.
Очрашу барышында катнашучылар үзләрен борчыган сорауларга җаваплар тапты, үзләрен әлеге системада сынап карады.
Әлеге чара шәһәр һәм районның белем бирү мәктәпләре һәм балалар бакчалары вәкилләре өчен аеруча файдалы булды.