19 гыйнварда “Ярдәм кулы” төбәк иҗтимагый оешмасы тарафыннан “Шатлык” социаль приютында тәрбияләнүчеләр өчен “КидСпейс” шәһәрендә күчмә чара үткәрелде.
“КидСпейс” шәһәрчегенең 30 станциясендә, тәрбиянүчеләр, коткаручы, төзелеш, банк, сәнгать мәктәбе, шифаханә, кондитер, терлекчелек өлкәсендә, төрле һөнәрдә үз көчләрен сынады.
Уенда катнашучылар паспорт, башлангыч капитал алалар, медицина тикшерүе узалар, үзләре сайлаган һөнәр буенча көчләрен тикшерәләр. Эшләп алган акчаларын күнел ачуга тотарга ярый, калган акчаларын киләсе уенга хәтле банкка салып куялар. Тәрбиянүчеләр һөнәр сайлауда зур тәҗрибә алдылар.