16 гыйнварында 2нче номерлы "Балачак планетасы" балалар бакчасында мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен аграр һөнәрләрне популярлаштыру буенча "Агрокласс" проектының беренче белем бирү дәресе узды.
Моннан алда, узган елның 11 нче декабрендә Әлмәт шәһәренең балалар бакчалары тәрбиячеләре, халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре Татарстан Республикасы Яшьләр аграр берләшмәсе хезмәткәрләре тарафыннан үткәрелгән семинарда катнашткан иде. Семинарда катнашучылар балалар белән дидактик материал кулланып, атап әйткәндә, түбәндәге уен комплектлары: "Бакча. Җимеш. Яшелчә. Үзең утыртып үстер"; "Ашлык басуы. Икмәкне ничек үстерәләр"; "Авыл тормышының рәвеше!"; "Ферма. Йорт хайваннары" ярдәмендә дәресләр үткәрергә өйрәнделәр.
Хәзерге вакытта педагоглар алган белемнәрен практикада куллана. Әлеге чарада әзерлек һәм өлкән төркемнәреннән 43 бала катнашты.