Республикада Ленинградны блокададан тулысынча азат итүгә 75 ел тулу уңаеннан тантаналы чаралар узачак

2019 елның 21 гыйнвары, дүшәмбе

Бүген Татарстанда "Блокадалы Ленинградта яшәгән" билгесе һәм "Ленинградны саклаган өчен" медале белән бүләкләнгән 204 Бөек Ватан сугышы ветераны яши.

Юбилей датасына багышлап агымдагы елның беренче кварталында республика муниципаль районнарында тантаналы чаралар планлаштырыла, аларда язмышы шәһәр тарихы белән бәйле ветераннарга "Ленинградны фашистлар блокадасыннан тулысынча азат итүгә 75 ел тулу хөрмәтенә" дигән истәлек билгеләре тапшырылачак. Санкт-Петербург хөкүмәте тарафыннан оештырылган әлеге билгене 99, 5 мең россияле һәм чит ил гражданы алачак.

Татарстанда Ленинград блокадниклары һәм яклаучылары Азнакай, Аксубай, Әлмәт, Апас, Арча, Баулы, Бөгелмә, Алабуга, Яшел Үзән, Кайбыч, Кукмара, Лениногорск, Мамадыш, Минзәлә, Түбән Кама, Нурлат, Балык Бистәсе, Саба, Сарман, Тәтеш, Теләче, Чистай районнарында, Яр Чаллы һәм Казанда яши.

Казанда, традиция буенча, Ленинградны фашист блокадасыннан тулысынча азат итүгә 75 ел тулу уңаеннан, тантаналы чара 1 февральгә планлаштырылган. Чара П. Полушкин исемендәге 101 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә узачак (Начальная ур., 6 нчы йорт). Тантана13.00 сәгатьтә башлана.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International