Спас картлар һәм инвалидлар йортындагылар дини чараларда катнаша

2019 елның 18 гыйнвары, җомга

16 нчы гыйнварда Спас интернат-йортының социаль хезмəт алучылары Полянка авылына Евгений атакай чакыруы буенча  Изге Богородица Покров храмына барды.

Алар "Патриотик тəрбия"  реабилитацион программасы кысаларында Раштуа колядкаларына чакырылган иде. Интернатта яшәүчеләр белән исәнлек өчен гыйбадәт кылу үткәрелде, соңыннан якшәмбе мәктәбе укучылары кечкенә генә концерт программасы күрсәтте. Очрашу ахырында социаль хезмәт алучыларга Раштуа бүләкләре өләшенде һәм алар, Евгений атакайга кунакчыллыгы һәм җылы каршы алуы өчен рәхмәтләрен белдереп, Рәхмәт хаты тапшырдылар.

Билгеле булганча, Раштуада колядка җырлау – бәйрәмнең иң күңелле һәм кызыклы йолаларының берсе. Раштуа колядкаларының авторы юк, алар, гадәттә, әдәби яктан бик үк камил дә түгел, әмма яхшылык, ихласлык һәм мәгънәви төзелеш ягыннан алар искиткәрлек! Русьтә гасырлар буена бик күп рус гореф-гадәтләре һәм йолалары формалашкан, әмма яшь буынның өлкәннәр тәҗрибәсен кабул итеп алуы аеруча күңелле.

17 нче гыйнварда, “Колосок” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр үзләренең тәрбиячеләре белән бергәләп Спас картлар һәм инвалидлар интернат-йортына килде. Һәрвакыттагыча балалар социаль хезмәт алучыларны үзләренең җырлары, шигырьләре, дәртле биюләре белән сөендерде, кашыклар белән уйнап күрсәттеләр, ә чыгышларының иң югары ноктасы Раштуа колядкалары булды. Балалар өлкәннәрне куандырдылар, һәркем бәйрәмнән күтәренке кәеф, яхшы тәэсирләр алды.

Кечкенә артистлар үзләре дә күчтәнәчсез калмады. Интернат-йорт хезмәткәрләре нәниләр өчен дә беленнәр, бәлеш һәм татлы сыйлар әзерләгән иде.

18 нче гыйнварда, Спас картлар һəм инвалидлар интернат-йортында тəрбияче Р.Шишкина тарафыннан  "Истəлеклəр терапиясе" технологиясе кысаларында "Хач ману бəйрəме" үткəрелде. Чара барышында социаль хезмəт алучылар святки сынамышлары, "Хач ману" йолалары, тарихы һəм аның килеп чыгышы турында искə төшерде. Барлык катнашучылар да канəгать калды. Мондый киң күңелле һəм жылы очрашулар кешелəрне үз-үзе һəм тирə-юньдəгелəр белəн килешеп яшəргə өйрəтə.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International