Нурлат шәһәре халык мәшгүльлек үзәгенең фойесында 23 гыйнвар көнне вакансияләр мини-ярминкәсе үткәреләчәк.
Биредә шәһәр һәм район оешмалары вәкилләре катнашачак һәм вакантлы эш урыннарын тәкъдим итәчәк. Халык мәшгүльлек үзәге белгечләре килүчеләргә өстәмә һөнәри белем алу мөмкинлеге турында консультация бирәчәк.
Вакансияләр ярминкәсе Нурлат шәһәре, Р.Хамадиев урамы, 19 йортта 9:00 сәгатьтә башлана.