17 нче гыйнварда Бөгелмә халыкны эш белән тәэмин итү үзәге мобиль офисының быел беренче һөнәри юнәлеш бирүче чаралары узды.
Учреждение белгечләре Кече Бөгелмә урта мәктәбендә булды, анда 10 нчы сыйныф укучыларына һөнәри юнәлеш бирү буенча хезмәт күрсәттеләр. Балалар һөнәри юнәлешне билгеләүгә компьютер тестларын үтте. Һәр укучы белгечнең шәхси консультациясен, тест нәтиҗәләре буенча белешмә алды.
Шулай ук югары сыйныф укучылары белгечләргә кирәкле һөнәрләр, Татарстан республикасы уку йортлары буенча сораулар бирде. Шулай ук, белем алганнан соң эшкә урнашу мөмкинлекләре буенча да мәгълүмат алдылар.