"Астра" тернәкләндерү үзәгендә экологик юнәлешле чара узды

2019 елның 14 гыйнвары, дүшәмбе

Алабуга районы "Астра" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр  тернәкләндерү үзәгендә экология дәресе узды.

Чараның максаты - балаларның экологик культурасын формалаштыру, табигатькә карата мәхәббәт һәм сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү.

Дәрестә балалар табигать турында табышмаклар чиште, А.Яшинның шигырьләрен тыңлады һәм анализлады һәм кеше – табигатьнең бер өлеше дигән нәтиҗә ясады.

Соңыннан балалар яшь эколог тесты узды, "Үз йортыбызны саклыйк" дигән презентация карады, табигатькә сакчыл караш булырга тиеш дигән фикергә килделәр.

Чарада 26 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International