Квеструмга сәяхәт яшь бөгелмәлеләр өчен оештырылды

2019 елның 9 гыйнвары, чәршәмбе

Бөгелмәнең "Ялкын" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында файдалы чара узды.

Биредә тәрбияләнүчеләрнең сәламәтлеген ныгыту өчен Бөгелмәнең 21 нче янгын часте хезмәткәрләре спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итү һәм актив яшәү рәвеше алып бару юлы белән пейнтбол командалы спорт уены оештырды. 

Уен вакытында балалар җитезлек, чыдамлык һәм реакция тизлеген генә түгел, коммуникатив күнекмәләр, зирәклек, ихтыяр көче, үз-үзеңне бәяләү сәләтен арттырды.

Уен балаларны шулкадәр берләштерде һәм үзенә җәлеп итте ки, алар анда үзләренең иң яхшы сыйфатларын күрсәтергә тырышты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International