Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт идарәсе, җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау һәм салым органнары белән хезмәттәшлектә хезмәткәрләрнең хезмәт хокукларын саклауны үз вакытында һәм тулы хезмәт хакы белән тәэмин итү эшен дәвам итә.
Республика халыкның тормыш дәрәҗәсен арттыру, хезмәт, чит ил хезмәткәрләрен җәлеп итү мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссиясе катнашуы ярдәмендә Татарстан предприятиеләрендә хезмәт хакы буенча бурычлар кайтарыла. Кама Тамагының ике предприятиесендә 334 хезмәткәргә хезмәт хакы буенча 4701,7 мең сумлык бурыч кайтарылды.
"Нармонка" АФ" ҖЧҖ 2 нче филиалы 271 хезмәткәр алдында 3889,0 мең сумлык әҗәтен кайтарды.
"Нармонка" АФ" ҖЧҖ 3 нче филиалы 63 хезмәткәренә 812,2 мең сум акча түләде.
Ике предприятие дә үз эшчәнлеген авыл хуҗалыгы тармагында алып бара.